4 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Канаданың Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан әфәнде белән очрашты, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов та катнашты. Очрашуда сүз ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында барды.
Мәгълүмат өчен:
2012 ел нәтиҗәләре буенча ике ил арасында товар әйләнеше 126,9 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Татарстан Республикасы Канада белән нефть чыгару, вертолет һәм самолет төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, фармацевтика тармакларында хезмәттәшлек итә.
4 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның RED Aircraft GmbH компаниясе җитәкчесе Владимир Райхли белән очрашуында катнашты. Очрашуда сүз RED Aircraft компаниясенең авиация өчен дизель двигательләрен эшләп чыгару хакында барды.
3 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә һөнәри белем бирү системасын камилләштерүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасының оборона-сәнәгать тармагы предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре һ.б катнашты.
Р. Зарипов бу тармакта кадрлар мәсьәләсенең актуаль булуын билгеләп үтте. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов агымдагы елның 5 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Рогозин җитәкчелегендәге селектор киңәшмәсендә катнашкан иде.
2 июльдә "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" конкурсын оештыру комитетының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә утырышы үтте.
2 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия Федерациясенең федераль, төбәк хакимият органнары, дәүләт корпорацияләре һәм чит ил делегацияләре, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләренең Универсиада программасы кысаларындагы чараларда катнашуы мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, министр урынбасарлары Г. Әхмәдиева, Р. Фәттахов, Х. Баһманов, Р. Миңнегалиев, И. Сивов һ.б катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева кичә Чаллы шәһәрендә Яшьләр көне кысаларында Универсиада утын каршы алу тантанасында катнашты.
Универсиада утын – ярышларның аерылгысыз атрибутын – спорт мастерлыгына кандидатлар, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр, 2013 елгы Универсиадада катнашачак спортчылар, волонтерлар һәм Универсиада партнерлары вәкилләре алып килде, аны шәһәр мэры Васил Шәхразиев та катнашты.
Яшьләр көнен бәйрәм итәргә 120 меңнән артык чаллылылар чыкты. Алар арасында шәһәр җитәкчеләре, кунаклар бар иде.