9 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Азнакай муниципаль районының Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Азнакай районы хезмәткәрләренең республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертүләре хакында сөйләде. 2012 елда районда 11,8 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Район предприятиеләренең рентабельлелеге республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак һәм 16% тәшкил итә.
Район территориясендә республиканың эре нефть-газ комплексы предприятиесе “Татнефть” эшли. Әлеге предприятие инвестиция проектларын, инновацияләрне гамәлгә ашыра. Нефтьчеләр районның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә дә үзләреннән өлеш кертәләр.
Район халкы Сабантуй бәйрәмен күтәренке күңел, хезмәттә уңышлар белән каршы алды. Үткән ел Татарстанда 147 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бәйрәмдә катнашучыларга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.