ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2013 ел
җомга
6 июньдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Казан” ат спорты халыкара комплексы территориясендә күргәзмә оештырды. Экспозицияне Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов һәм Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе А. Бортников карады. Экспозициядә “КАМАЗ” ААҖнең 6 берәмлек техникасы («КАМАЗ-Мастер», броневик «Тайфун», бронялы «КАМАЗ 5350» һ.б), Казан вертолет заводы җитештерә торган “Ансат” вертолеты, “МВЕН” компаниясенең “Мурена” самолеты макеты куелды. Күргәзмәдә республиканың 16 предприятиесе катнашты.

6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
6 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы территориясендә генераторлар төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә  «Генерирующая компания» генераль директоры Раузил Хаҗиев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре һ.б катнашты.

5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
5 июньдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Г. Әхмәдиева Петер Хобергер (Ганновер шәһәре, ГФР) белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасында һәм Германиядә Лин-технологияләрне кертү буенча тәҗрибә алмашу булды.
Г. Әхмәдиева кунакларны республикада Лин-технологияләр кертү перспективалары, 2013 елның мартында узган Халыкара Лин-конференция йомгаклары белән таныштырды.
4 июньдә профессор Петер Хобергер КАИ-КНИТУ студентларына һәм укытучыларына Лин-менеджментка багышланган лекция укыячак.
5 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясенең селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Рогозин үткәрде.

4
июнь, 2013 ел
сишәмбе
3 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Шишеджам” компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге вәкилләре белән компаниянең проектларын киләчәктә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ ППТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
3 июньдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Г. Әхмәдиева “АБАДА” фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда сүз сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар потенциалын булдырганда дөнья һәм Россия Федерациясе тәҗрибәсеннән файдалану мәсьәләләре хакында барды.
3 июньдә Казан Ратушасында “Энергетика инфраструктурасында инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру” энергетика регуляторларының G20 форматындагы “түгәрәк өстәл”е узды. Чарада Тарифлар буенча федераль хезмәт (ТФХ) җитәкчесе Сергеей Новиков, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, энергетика регуляторлары – G20 илләре (Аргентина, Бразилия, Кытай, Мексика, Көньяк Африка, Төркия, Бөекбритания, АКШ) һәм энергетиканы җайга салу ассоциацияләре вәкилләре катнашты.
Кунакларны һәм “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чара “егермелек” чараларының формаль кысаларыннан башка, оutreach форматында уза, әмма бу эксперт эш “егермелек” форматында рәсми эшләүче белгечләр һәм энергетика регуляторлары – G20 илләре өчен файдалы булачак.
Түгәрәк өстәл” кысаларында энергетика инфраструктурасында инвестицияләрне нәтиҗәле җайга салу һәм стимуллаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла, аңа энергетика инфраструктурасына инвестицияләрне стимуллаштыру һәм милли планнарга структур икътисадый реформаларны тотрыклы үстерү өчен энергетика базарларын нәтиҗәле җайга салуның төп принциплары керә. Әлеге эш “Егермелек төркемендә” Россия Федерациясе вәкиллегенең өстенлекле темаларыннан берсе кысаларында алып барыла.

1
июнь, 2013 ел
шимбә
31 майда Татарстан Республикасына визиты кысаларында Гамбия Республикасы Президенты Яйя Джайме Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты. Министрның беренче урынбасары Р. Кәбиров Татарстанның икътисадый потенциалына презентация үткәрде.

31
май, 2013 ел
җомга
1 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация бер көнлек эш визиты белән Искешәһәргә (Төркия Республикасы) китте. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров кертелде
Визит барышында Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна һәм Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут белән очрашу, Искешәһәрдә Татар мәдәни үзәген ачу, Искешәһәрнең сәүдә һәм сәнәгать палаталарына, Анталия университетына бару,татар халык бәйрәме Сабантуйда катнашупланлаштырыла.
31 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Тәмәкесез Татарстан” акциясе оештырыла. Ул республиканың муниципаль берәмлекләре катнашында һәм бөтендөньяда кысаларында үткәрелә торган Тәмәкесез көнгә багышлап үткәрелә.

Акциянең максаты – халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю буенча нәтиҗәле чаралар үткәрү.  
“Тәмәкесез Татарстан” акциясендә 28 муниципаль берәмлек катнаша, бу берәмлекләрдә җәмәгать туклануы предприятиеләрендә тәмәке тарту тыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International