ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
5 сентябрьдә "Сакчыл җитештерү" өлкәсендә "Ростехнологияләр" ДК һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында килешүне гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы булды, аны министр урынбасары Г. Әхмәдиева үткәрде.
Утырышта "Югары җитештерүчәнлекнең интеграцияләшкән системаларын булдыру һәм кертү" проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлек мәсьәләләре, Татарстан Республикасында урнашкан Лин оешмалары корпорациясенә керү мөмкинлекләре һәм шартлары, Корпорациянең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларында оптимизация һәм җитештерү системаларын үстерү, "Серго ис. Завод" җитештерү берләшмәсе" ААҖтә бизнес процессларны һәм җитештерү технологияләрен оптимизацияләү хисабы, сакчыл җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсен тарату һәм җитештерү системаларын оптимизацияләү тәҗрибәсен уртаклашу буенча конференциядә катнашу, "Элекон" заводы" ААҖ пилот проектлары турында фикер алышу булды.


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
4 – 6 сентябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов ярдәме белән Татарстан нефть, газ химиясе форумы булачак.
Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ оештыра.
4 сентябрьдә форумны ачу эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашачак. Программа кысаларында күргәзмә экспозициясен карау, пленар утырыш, түгәрәк өстәл оештыру каралган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, әлеге Күргәзмә республикабыз өчен мөһим вакыйга. Нефть чыгару, нефть эшкәртү Татарстан Республикасының бренды, бүген республикадагы сәнәгать җитештерүенең 60 процентын һәм экспортның 90 процентын бу өлкәләр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә уздырыла торган әлеге чараның үз тарихы бар. Бизнес бергәлекләр вәкилләре һәм фән әһелләре арасында аның абруе елдан-ел арта бара. Быел биредә илнең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 230 дан артык компания катнаша

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Чаллы шәһәренең 82 нче кадет мәктәбендә булды һәм Белем көне уңаеннан оештырылган тантанада катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның бөтенроссия "Белем көне" бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатен укыды, беренче сыйныф укучыларын, кадетларны, ата-аналарны, педагогларны, тәрбиячеләрне яңа уку елы белән котлады, истәлек бүләкләре тапшырды.

29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
31 августта Менделеевск шәһәренең “Химик” стадонында Л.Я. Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгына һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм булачак.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Менделеевск муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы И. Привалов, химия заводының Директорлар советы рәисе В. Бусыгин, генераль директоры Д. Шәмсин, предприятие вәкилләре, шәһәр халкы һәм кунаклар катнашачак.
31 августта Әлмәт шәһәрендә Татарстанда нефть чыгара башлауның 70 еллыгына һәм Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына багышланган бәйрәм булачак.
Юбилей чараларында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнаша. Бәйрәмдә театрлаштырылган тамаша, Россия һәм Татарстан эстрадасы артистлары катнашында бәйрәм концерты булачак. Ипподромда ат чабышлары үтәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Республика көне белән котлады:
«Хөрмәтле Татарстанлылар һәм республикабыз кунаклары! Сезне чын күңелемнән Республика көне белән тәбрик итәм!
29 августта Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе Оборона министры делегациясе килде, делегацияне Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Ю. Борисов җитәкли. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов озатып йөрде. Делегация «С.П.Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ, «А.М.Горький ис. Зеленодольск заводы» ААҖ, «ПОЗИС» ААҖ булды.

27
август, 2013 ел
сишәмбе
27 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге делегация “Макс-2013” авиация салонында катнаша.
Татарстан Республикасы делегациясе составына республиканың авиатөзелеш һәм машина төзелеше тармагы предприятиеләре вәкилләре, авиакомпанияләр вәкилләре кертелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Макс-2013” авиация салонын ачу тантанасында катнашачак. Салонның пленар утырышы Россия Федерациясе Премьер-министры Д. Медведев катнашында үтәчәк.
26 августта министрның беренче урынбасары Р. Кәбиров Таиланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Итти Дитбанчонг әфәнде белән очрашты. Очрашуда Татарстанның сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләү булды, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек хакында фикер алышынды.

26
август, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Волгоград өлкәсенә визиты кысаларында Татарстан Республикасы һәм Волгоград өлкәсе арасында икътисадый һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча чаралар планы имзаланды. Аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Волгоград өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Владимир Галушкин кул куйды.
Чара Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International