Татарстан делегациясе «МАКС-2013» халыкара авиация салонында катнашты

2013 елның 27 августы, сишәмбе
27 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге делегация “Макс-2013” авиация салонында катнаша.
Татарстан Республикасы делегациясе составына республиканың авиатөзелеш һәм машина төзелеше тармагы предприятиеләре вәкилләре, авиакомпанияләр вәкилләре кертелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Макс-2013” авиация салонын ачу тантанасында катнашачак. Салонның пленар утырышы Россия Федерациясе Премьер-министры Д. Медведев катнашында үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International