ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2013 ел
чәршәмбе
21 августта Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Татарстан Республикасында күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге төзелеше проектын инвестицияләүче компанияләр вәкилләре белән очрашуында Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Р.Ф. Моратов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры М. Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р. Фәттахов катнашты.

20
август, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Биектау районының “Коркачык” аэродромында “Мин күккә гашыйк!” авиация бәйрәме узды.
Бәйрәмне ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия ДОСААФ рәисенең беренче урынбасары Виктор Чернов, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов, Авиатөзелеш корпорациясе берләшмәсенең персонал әзерләү буенча департамент директоры Николай Абруков, "С.Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе" ААҖ генераль директоры Александр Бобрышев, "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Вадим Легай, А.Туполев исемендәге Казан фәнни тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов, ТР Үзәк аэроклуб җитәкчесе Радик Халиуллин, шулай ук Росавиациянең Татарстан төбәкара идарә җитәкчесе, Россиянең атказанган пилоты Шәүкәт Умаров катнашты.

19
август, 2013 ел
дүшәмбе
19 августта Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Пакистан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Р. Фәттахов катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты кунакка республиканың икътисадый һәм инвестиция потенциалы, ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында бәян итте.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында илче белән министр урынбасары Р. Фәттахов очрашты, Татарстанның сәнәгать потенциалына презентация үткәрелде, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.

18
август, 2013 ел
якшәмбе
Бүген “Коркачык” аэродромында бәйрәм булды
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген ТР Биектау районында “Коркачык” аэродромында “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәме узды.
Бәйрәмне ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия ДОСААФ рәисенең беренче урынбасары Виктор Чернов, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов, Авиатөзелеш корпорациясе берләшмәсенең персонал әзерләү буенча департамент директоры Николай Абруков, "С.Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе" ААҖ генераль директоры Александр Бобрышев, "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Вадим Легай, А.Туполев исемендәге Казан фәнни тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов, ТР Үзәк аэроклуб җитәкчесе Радик Халиуллин, шулай ук Росавиациянең Татарстан төбәкара идарә җитәкчесе, Россиянең атказанган пилоты Шәүкәт Умаров катнашты.

16
август, 2013 ел
җомга
 

17 августта Татарстан Республикасы Биектау районының “Коркачык” аэродромында “Мин күккә гашыйк!” авиация бәйрәме үткәреләчәк, ул Россиянең Һава флоты көненә багышлана.

2013 ел истәлекле вакыйгаларга бай булды, быел авиация техникасы генераль конструкторы, өч тапкыр Социалистик хезмәт Герое А.Н. Туполевның 125 еллыгы, авиация маршалы, иң беренче өч тапкыр Советлар Союза Герое А.И. Покрышкинның 100 еллыгы, Россия ДОСААФ оешмасының Татарстан Республикасындагы Үзәк аэроклубының 80 еллыгы билгеләп үтелде.
15 августта махсуслаштырылган “Интермебель” һәм “Агач эшкәртү” күргәзмәләре кысаларында “Җиһаз-2013” конкурсы уздырылды. Ул 5 номинация буенча үтте. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегендәге экспертлар комиссиясе составына министрлык хезмәткәрләре һәм башка ведомство вәкилләре керде.
Конкурс йомгаклары буенча дипломнар тапшырылды.

15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
14 августта Казанда«Интермебель» 15 нче халыкара махсуслаштырылган һәм «Агач эшкәртү» 14 нче махсуслаштырылган күргәзмәләре ачылды. Аларда 60 тан артык, шул исәптән чит ил фирмалары катнаша.
Быел күргәзмәләр кысаларында “Урман һәм кеше – Казан” VI төбәк форумы да үткәрелә, анда урман һәм әлеге тармакны үстерү мәсьәләләре каралачак.

13
август, 2013 ел
сишәмбе
13 августта министр урынбасары Р. Фәттахов республиканың сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылык дәрәҗәсен үстерү, предприятиеләрне инновацияле үстерү, Татарстанда югары технологияләргә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
12 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран белән очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Мексика белән хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеге турында белдерде. Ике ил арасында хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар инде, илләр арасында бизнес багланышлары да урнаштырылган, хәзер аларны үстерү мөһим.


12
август, 2013 ел
дүшәмбе
9 августта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Сочи-2013” Халыкара инвестиция форумына Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясен әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә министр урынбасары Р. Фәттахов, КНИТУ–КАИ вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре һ.б катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International