17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиковның Көньяк Казахстан хәкиме Сапарбәк Туякбаев җитәкчелегендәге делегация белән очрашуында катнашты.
Казахстан Татарстанның тышкы икътисадый парнерларының берсе. Очрашуда сүз хезмәттәшлекне арттыру һәм яңа проектлар хакында барды.
9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 11 сентябрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә махсуслашкан халыкара күргәзмәләр үткәрүгә багышланган оештыру киңәшмәсе үткәрде. Күргәзмәләр эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.
Күргәзмәләрне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КНИАТ» ААҖ, «Казан ярминкәсе» ААҖ оештыра.
5 сентябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләренең хезмәттәшлеге буенча эшче төркем утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов һәм "Белнефтехим" дәүләт концерны җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы И. Ляшенко катнашты.
Утырышта министр, әлеге тармакта предприятиеләрнең хезмәттәшлек итүе елдан-ел үсә баруын, моны нефть химиясе продукциясен һәм нефть продуктларын үзара алмашу күләменең арта баруы раславын билгеләп үтте.