Казанда Татарстан нефть, газ химиясе форумы - 2013 булачак
2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
4 – 6 сентябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов ярдәме белән Татарстан нефть, газ химиясе форумы булачак.
Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ оештыра.
4 сентябрьдә форумны ачу эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашачак. Программа кысаларында күргәзмә экспозициясен карау, пленар утырыш, түгәрәк өстәл оештыру каралган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, әлеге Күргәзмә республикабыз өчен мөһим вакыйга. Нефть чыгару, нефть эшкәртү Татарстан Республикасының бренды, бүген республикадагы сәнәгать җитештерүенең 60 процентын һәм экспортның 90 процентын бу өлкәләр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә уздырыла торган әлеге чараның үз тарихы бар. Бизнес бергәлекләр вәкилләре һәм фән әһелләре арасында аның абруе елдан-ел арта бара. Быел биредә илнең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 230 дан артык компания катнаша
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.