Республика көне белән!

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Республика көне белән котлады:
«Хөрмәтле Татарстанлылар һәм республикабыз кунаклары! Сезне чын күңелемнән Республика көне белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы – динамик үсештәге, күәтле сәнәгате, уңайлы инвестиция климаты, югары фәнни потенциалы булган төбәк.
2012 елда республикада 1,4 трлн. сумлык продукция җитештерелде. Моңа нефтьчеләр, нефть химиясе тармагы, машина төзелеше аеруча зур өлеш кертте. Агымдагы елның 7 аена Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме – 836 млрд. сум тәшкил итте.
Республикабыз икътисадый, социаль, милли сәясәт, халык турында кайгырту, тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне саклап калу буенча үрнәк төбәк булып тора.
Күпмилләтле Татарстан халкына исәнлек, тынычлык, иминлек, Татарстаныбыз һәм илебез хакына башкарылган эшләрдә уңышлар телим».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International