31 августта Менделеевск шәһәренең “Химик” стадонында Л.Я. Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгына һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм булачак.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Менделеевск муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы И. Привалов, химия заводының Директорлар советы рәисе В. Бусыгин, генераль директоры Д. Шәмсин, предприятие вәкилләре, шәһәр халкы һәм кунаклар катнашачак.