Татарстан һәм Волгоград өлкәсе арасында хезмәттәшлек арта

2013 елның 26 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Волгоград өлкәсенә визиты кысаларында Татарстан Республикасы һәм Волгоград өлкәсе арасында икътисадый һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча чаралар планы имзаланды. Аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Волгоград өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Владимир Галушкин кул куйды.
Чара Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов катнашты.
Ике регион арасында багланышлар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Волгоград өлкәсе администрациясе арасындагы Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла (2009 елның 18 сентябрендә имзаланган).
Имзалау тантанасы алдыннан ясаган чыгышында Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы хакында, әлеге чаралар планының якындагы дүрт елда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, экология һәм мәдәни тармакларда гамәлгә ашырылачагы турында билгеләп үтте.
Губернатор сүзләренчә, Татарстан – инновацияләрне кабул итәргә әзер регион, бөтен яңалыкларга ачык. “Волгоград өлкәсендә Татарстандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерләнү барышын кызыгып күзәттеләр, Универсиаданы кабул итү чорында Татарстан күрсәткән матурлык һәм уңышлар никадәр көч, хезмәт һәм җаваплылык бәрабәренә яуланганын без аңлыйбыз”, дип билгеләп үтте Сергей Боженов. Ул шулай ук Россиядә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узасын һәм матчларны кабул итүче шәһәрләр арасында Казан белән Волгоград буласын да искә төшерде. Дөнья чемпионатына кадәр биш ел гына калуын, әлеге чарага хәзер үк әзерләнергә кирәклеген искәртте. Волгоград өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре спорт объектларын карарга, проектларны, шул исәптән стадион төзелеше проектын, халыкара ярышларны уздыру тәҗрибәсен өйрәнергә тагын бер кат Татарстанга киләчәкләр.
Татарстан Президенты үз чиратында Волгоград өлкәсе җитәкчелегенә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Боженов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.
2014 елда Волгоградта татар милли бәйрәме Сабантуй үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International