Казанда «Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан» һәм «TechnoСварка» махсуслаштырылган халыкара күргәзмәләре булачак

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 11 сентябрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә махсуслашкан халыкара күргәзмәләр үткәрүгә багышланган оештыру киңәшмәсе үткәрде. Күргәзмәләр эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

 Күргәзмәләрне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КНИАТ» ААҖ, «Казан ярминкәсе» ААҖ оештыра.

Махсуслаштырылган халыкара күргәзмәләр эшендә Россия Федерациясенең 30 регионыннан 139 предприятие, Беларусь Республикасы, Латвия, Словения, Чехия компанияләре, дөньяның 16 иленнән (Германия, Израиль, Италия, Кытай, Нидерланд, Польша, АКШ, Төркия, Финляндии, Франция, Чехия, Швеция, Швейцария, Япония) фирмалар вәкилләре катнаша, алар машина төзелеше һәм эретеп ябыштыру җиһазлары, инновацион технологияләр тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәләр кысаларында түбәндәгеләр оештырыла:
• «Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлары һәм  материаллары – 2013» халыкара фәнни-техник конференциясе;
• «БСО шартларында машина төзелеше предприятиеләренең конкурентлылыгын  һәм  энергия нәтиҗәлелеген арттыру» форумы;
• Россия Федерациясе һәм Евросоюз предприятиеләре-заказчылары катнашында халыкара субконтрактлар биржасы;
• WorldSkills Russia – эретеп ябыштыру һәм мехатроника компетенцияләре буенча
һөнәри осталык халыкара конкурсының сайлап алу туры;
• балалар техник иҗаты күргәзмәсе.

Күргәзмәләр 11 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә   ачыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International