12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында катнашты, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарда коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәле чараларын куллану мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, коррупция чагылышы аеруча ТКХ, төзелеш, җирләр әйләнеше тармакларына хас.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе башлыгы М. Бәдретдинов чыгыш ясады.
Минскида, Бәйсезлек сараенда, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Беларусь президенты Александр Лукашенко очрашты. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.