«Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан.» һәм «TechnoСварка» буенча махсус халыкара күргәзмә ачылды

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
2013 елның 11 сентябрендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан.» һәм «TechnoСварка» буенча махсус халыкара күргәзмә ачылды. Күргәзмә ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР-ның экономика, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча дәүләт Советы комитеты рәисе Марат Галеев, Ярославль өлкәсенең сәүдә-сәнәгать палатасы президенты һәм РФ-ның сәүдә-сәнәгать палатасының идарә итү әгъзасы Валерий Лавров һәм башкалар катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International