Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республиканың сәнәгать потенциалына презентация үткәрде, Татарстан – Төркия хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен характерлады, 4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты һәм Төркия Республикасының Икътисад министры Зафер Чаглаян катнашында үткән Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында ике яклы документларга кул куйды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов әйтүенчә, Төркия Татарстан Республикасының төп тышкы сәүдә партнерларының берсе. 2012 елда Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 929 млн. АКШ доллары тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе машина төзелеше, приборлар төзү, нефть химиясе продукциясе, төзелеш материаллар тармакларында ике яклы хезмәттәшлек турында бәян итте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.