Бәйрәм белән!

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
19 сентябрьдә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов оборона сәнәгате предприеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм – Корал ясаучылар көне белән тәбрик итте. Әлге бәйрәм Россия Федерациясе Премьер-министры Д.А. Медведев Указы белән 2011 елдан бирле билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов илебезнең оборонасын ныгытуга үзеннән көч керткән хезмәткәрләрне, тармак ветераннарын котлап, бу тармакның ил иминлеге өчен никадәр мөһим икәнлегенә басым ясады, республикадагы оборона предприятиеләре хакында сөйләде һәм хезмәткәрләргә саулык, иминлек, яңа уңышлар  теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International