BASF концерны Казанда яңа производство ачты

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
5 сентябрьдә "Химград" технополисы территориясендә Татарстанда төзелеш химиясе эшләп чыгару буенча җитештерү линиясен ачу тантанасы булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "БАСФ төзелеш системалары" ҖЧҖ генераль директоры С. Ветлов һәм башка рәмси затлар катнашты.
BASF җитештерү линиясе ел дәвамында төзелде. Завод территориясендә бетонга кертү өчен 20 төрләп өстәмә эшләп чыгару планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International