27 – 30 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасына Чечен Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Х.С.Хәкимов җитәкчелегендә эш сәфәре белән Чечен Республикасы делегациясе килде. Делегациянең максаты – Татарстан Республикасының эшчәнлек тармаклары, шул исәптән, инвестицион һәм класер сәясәте, территорияләр үсеше, траспорт, мәгълүмат технологияләре белән танышу.
Сәфәр кысаларында делегация «Химград» технополисы, «Данафлекс-Нано» ЯАҖ, «Казань-Арена» футбол стадионы, су төрләре спорт Сарае, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – “ИТ-парк”, “Алабуга” МИЗ һәм «ЕлАЗ» ААҖ «ПО «ЕлАЗ» белән танышачак.