Татарстан Республикасы Cәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р.Фәттахов Мәскәү эшкуарлары белән очрашты

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
30 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р.Фәттахов Мәскәү эшкуарлары белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм оешмаларының вәкилләре катнашты.
Мәскәү эшкуарларының Казанга килү максаты – Татарстан Республикасы белән төрле эшчәнлек тармакларында хезмәттәшлекне җайга салу.
31 октябрьдә эш визиты кысаларында Мәскәү делегациясе су төрләре Спорт Сарае, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – “ИТ-парк”, “Идея” Технопаркы, Казан инфрастуктурасы белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International