Түбән Кама районында “Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестиваленең беренче зона этабы башланды

2013 елның 16 ноябре, шимбә
2013 елның 14 ноябрендә Түбән Кама районында “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестиваленең беренче зона туры башланып китте. Фестивальдә «КАМАЗ», «АЛАЗ», «Түбән кама нефтехим», «Татнефть-Нефтехим», Түбән Кама ТЭЦы, Чистай элект челтәре, Зәйнең ГРЭСы һәм башка командалар составында 100 артык катнашучы чыгыш ясаячак.
Командалар составында 35 яшькә кадәр булган хезмәткәрләр катнаша (команда составында 7–15 кеше). Һәр коллектив «Вокал» (соло һәм ансамбль башкаруында), “Ансамбль биюе”, “Дан минуты” (талантлар демонстрациясе) номинацияләрендә номерлар әзерли. Болардан тыш, катнашучылар мастер-классларда һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашачаклар. 17 ноябрьдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында лауреатларның Гала –концерты узачак.
Билгеле булганча, “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннанан оештырыла. Фестивальнең төп максатлары – җитештерүдә эшләүче яшьләрнең профессиональ үсеше өчен шартлар булдыру, эшче һәм инженерлык белгечлекләренең абруен арттыру, Татарстан Республикасы оешмаларында һәм предприятиеләрендә яшьләрнең иҗатын үстерү.
Фестивальне оештыруда Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР муниципаль берәмлекләр Советы, ТР профсоюзлар федерациясе, ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникация һәм матбугат агентлыгы, “ТР предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе”, “Татарстан –яңа гасыр” телерадиокомпаниясе дә катнаша.
Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск шәһәрләрендә 14 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр уздырыла. Финал 10–13 декабрьдә Казанда узачак. Җиңүчеләрнең Гала–конерты 14 декабрьдә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында узачак һәм «ТНВ», «ТНВ-Планета» телеканалларыннан күрсәтеләчәк.
Фестиваль лауреатларына дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, премияләр биреләчәк. Гран При яулаган җиңүчегә Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубыгы һәм 100 мең сумлык сертификат биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International