2014 елның 25 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда эш сәфәре кысаларында гражданлык авиациясе өчен агрегатлар эшләп чыгару буенча «КАПО-Композит» ЯАҖ заводында һәм “КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә булды.
Делегация составында – Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян һәм башка рәсми затлар.
Дмитрий Медведев җитештерүнең төп этаплары белән танышты. Завод төзелешенә һәм аны җиһазлар белән тәэмин итүгә инвестицияләрнең күләме якынча 3,5 млрд. сум булган. «КАПО-Композит» ЯАҖ Россия һәм чит ил очкычларына композит материаллардан агрегатлар җитештерәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы шулай ук җитештерүне әзерләүче һәм авиатехниканы җитештерүче Татарстан Республикасы предприятиеләренең күргәзмәләре белән танышты.
Дмитрий Медведев “КАИ–Лазер” үзәгенә дә барды. Бу проектка сарыф ителгән инвестицияләр күләме 440 млн. сум, шуларның 40 проценты – Татарстан Республикасы бюджетыннан, калганы - Россия Федерациясе бюджеты акчасы. 1000 квадрат метр биләгән әлеге мәйданчыкта заманча лазер технологияләр һәм җиһазлар тупланган. Әлеге үзәк кече һәм урта эшмәкәрлек җитештерү предприятиеләренә заманча лазер технологияләре кертү юлы белән ярдәм итә ала.
“КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә булу кысаларында, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев “КАИ–паркы”н үстерү планнары белән танышты. Агымдагы елның 1 сентябрендә Германия–Россия яңа технологияләр институтының ачылышы көтелә. Дмитрий Медведевны шулай ук Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ уйлап тапкан технологияләр һәм кече инновацион предприятиеләр белән таныштырдылар.2014 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында инновацион территориаль кластерлар үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев, Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович әйтүенчә, “территориаль концентрацияләнгән структураларны оештыру буенча Татарстанның уңай тәҗрибәсе бар. Андый урыннарда фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә – конструктор эшләнмәләр белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләре һәм компанияләре урнашкан. Алар сынаулар үткәрү һәм прототиплар эшләп чыгару белән шөгыльләнәләр. Бу тәҗрибә практик нәтиҗәләр бирә”. Мисал итеп, ул “Химград”ны китерде.
Инновацион төбәкләр Ассоциациясе рәисе буларак чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ил һәм регионнар өчен мөһим булган ике юнәлеш турында әйтте: инжиниринг үзәкләр һәм мәгариф. Республика башлыгы ассызыклавынча, инновацион төбәкләр Ассоциациясендә булган һәр регионның үсеш нокталары бар, һәм кулай шартларда алар ярдәмендә регионнарның үсеш мөмкинчелеге артачак. Татарстанда, мәсәлән, эре нефть химия кластеры бар, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев чыгышында территориаль инновацион кластерлар үсеше мәсьәләсендә булган регионнарның проблемаларына игътибар итте.