Ульяновскида авиация сәнәгатен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
2014 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Ульяновскида узган авиация сәнәгатен үстерү перспективаларына багышланган Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасында һәм Таможня союзында катнашуын мониторинглау буенча Федерация Советының вакытлы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Утырышта катнашучылар авиация сәнәгатенә дәүләт ярдәме һәм үсеше, тармакның конкурентлылык сәләтен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, «Авиастар-СП» заводы – заманча самолет төзү предприятиесе белән таныштылар.
Утырышны Федерация Советы рәисе урынбасары, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасында һәм Таможня союзында катнашуын мониторинглау буенча Федерация Советының вакытлы комиссиясе рәисе Ильяс Умаханов уздырды. Чарада Россия Федерациясе субъектларының башкарма һәм закон чыгару органнары җитәкчеләре, профильле Россия министрлыклары, дәүләт корпорацияләре һәм авиация заводлары, фәнни һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Ульяновскидагы чара – вакытлы комиссиянең дүртенче күчмә утырышы. Алдагысы агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә, җиңел һәм авиация–космос сәнәгатенә һәм Бөтендөнья Сәүдә оешмасы шартларында кадрлар әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International