Икътисадый советта Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
2014 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Икътисадый советта катнашучылар 2014 – 2016 елларга Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең “юл картасын” карадылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада кече һәм урта эшкуарлык – 140 меңнән артык хуҗалык итүче субъект, монда 500 меңләп кеше эшли. Шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлыкның ҖРПтагы өлеше барысы 25%. 2015 елда республикада җыелма региональ продукттагы өлеше 34%ка җитәргә тиеш, диде республика җитәкчесе.
Энергетика өлкәсендә эшмәкәрлек климатын яхшырту чаралары турында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International