Мәскәүдә “Мәктәп формасы” түгәрәк өстәле узды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
 2014 елның 1 апрелендә Мәскәүдә “Манеж”да Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашында “Мәктәп формасы” түгәрәк өстәле узды.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Башкарма хакимият региональ органнары, Россиянең җиңел сәнәгать предприятиеләре, мәктәп формасын җитештерүче Милли союзы вәкилләре катнашты. Очрашу кысаларында Россиядә мәктәп формасын кертү мәсьәләләренә кагылышлы тәкъдимнәр ясалды.
Шул исәптән, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәктәп формасын зарури рәвештә кертњ ягында џәм мәгариф турындагы Законга үзгәрешләр кертеп, “мәктәп формасы” төшенчәсен кертергә тәкъдим итә. Федераль министрлыкның вәкилләре уйлавынча, бу үзгәреш мәктәп формасын җитештерүдә аның сыйфатына, тукымалар составына һәм фасонга таләпләр билгеләнгән махсус техник регламент булдырырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук мәктәп формасына бәяләрне җайга китерер өчен, киемне җитештерү стадиясендә (җитештерүченең керемен комплектның фактик үзбәясеннән чыгып фиксацияләү өчен) һәм сату стадиясендә (җитештерүче бәясенә өстәмә бәя куйдырмау) билгеләү өчен норматив механизм булдырырга тәкъдим ителә. Җитештерүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, мәктәп формасын тегүче эшмәкәрләргә чыгымнарны субсидияләү һәм льготалы салым түләү вариантлары кертү карала.
Мәктәп формалары комплектлары вариантларының сыйфат характеристикалары һәм якынча күрсәтелгән бәяләре белән Бөтенроссия мәгълүмат ресурсын булдыру планлаштырыла.
Мәктәптә укучы коллекцияләре Көне кысаларында кече, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен мәктәп формасы модельләре күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International