2014 елның 1–3 августында Алабугада Бөтероссия Спас ярминкәсе уздырыла.
1 августта Спас ярминкәсен уздыру кысаларында Алабугада Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча (индустриаль мәйданчыкларны үстерү) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Ремпубликасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов катнашында күчмә киңәшмә узачак.
Спас ярминкәсендә милли һәм авыл хуҗалыгы мәйданчыклары эшлиячәк.2014 елның 31 июленнән 2 августына кадәр Бахчисарай шәһәре җитәкчесе Константин Рубаненко җитәкчелегендә Кырым Республикасының Бахчисарай шәһәре делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты узды.
31 июльдә визит кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчелеге катнашты.2014 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанда робототехниканы үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «КАМАЗ» ААҖ, «ПОЗИС» ААҖ,Казан милли тикшеренү техник университеты КАИ, КФУ, Татарстан Республикасының мәгълүмат технологияләре үзәге, «Эйдос-Робототехника» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрылыкларының структур бүлекчәләре җитәкчелеге катнашты.2014 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Татарстанда машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Россия машина төзелеше Союзының региональ бүлекчәсе, Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе, Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчелеге катнашты.2014 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Транснефть” ААҖ президенты Николай Токарев белән булган очрашуда катнашты. Очрашу кысаларында Татарстанның “Транснефть” ААҖ белән алга таба хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Шулай ук “Транснефть” компаниясе башлыгы “Транснефть” системасы оешмаларының II җәйге Спартакиадасында катнашты. Бәйгеләрдә Россия регионнарыннан килгән 400 артык спортчы – компаниянең 18 акционер җәмгыяте вәкилләре катнашты.2014 елның 25 июлендә “Чистай” индустриаль паркында ике яңа проект төзелешенә старт бирелде – “Дельрус Чистай” компаниясенең медицина препаратлары заводының икенче чираты һәм “Органик табигый продуктлар” (Израиль) компаниясенең “Агропарк” заводы. Ике проектка да инвестицияләр күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итә. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 15 ноябрендә “Чистай” индустриаль паркында “Деләрес” компаниясенең медицина эшләнмәләрен җитештерүче заводка старт бирелде. Хәзерге вакытта җитештерүгә инде 60 млн.сум акча кертелгән, 20 эш урыны бирелгән. “Дельрус” проекты буенча инвестициянең гомуми күләме 700 млн. сумга җитәчәк, яңа эш урыннарының саны- 126.2014 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов «ПОЗиС» ААҖ булды («ПОЗиС» «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Техмаш» концернысына керә).
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе “2011–2020 елларга Россия Федерациясенең оборона сәнәгате комплексының үсеше” федераль максатчан программа кысаларында башкарылган эшләрнең торышы белән танышты. Программаның максаты – заманча, югары технологияле махсус машина төзелеше Үзәген төзү.2014 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышы узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының нефть–газ–химия комплексы предприятиеләре җитәкчелеге катнашты.
2015–2019 елларга Татарстанның нефть–газ–химия комплексын үстерү Программасын эшләү турындагы доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.2014 елның 26 июле – сәүдә хезмәткәре Көне!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәүдә хезмәткәрләрен котлады:
“Хөрмәтле республиканың сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре, чын күңелдән сезнең һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!