2014 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Татарстанда машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Россия машина төзелеше Союзының региональ бүлекчәсе, Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе, Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчелеге катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов хәбәр итүенчә, машина төзелеше Көнен быел 24 сентябрендә бәйрәм итәргә планлаштырыла. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да катнашачак.
Киңәшмәдә катнашучылар һөнәри бәйрәмне оештыру һәм үткәрү буенча төп чаралар планы проекты турында фикер алыштылар.