2014 елның 1–3 августында Алабугада Бөтероссия Спас ярминкәсе уздырыла.
1 августта Спас ярминкәсен уздыру кысаларында Алабугада Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча (индустриаль мәйданчыкларны үстерү) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Ремпубликасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов катнашында күчмә киңәшмә узачак.
Спас ярминкәсендә милли һәм авыл хуҗалыгы мәйданчыклары эшлиячәк.
Быел беренче тапкыр эшли башлаган “Осталар шәһәре”ндә сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар оештырылган.