Чистайда яңа җитештерүгә старт бирелде

2014 елның 29 июле, сишәмбе

2014 елның 25 июлендә “Чистай” индустриаль паркында ике яңа проект төзелешенә старт бирелде  “Дельрус Чистай” компаниясенең медицина препаратлары заводының икенче чираты һәм  “Органик табигый продуктлар” (Израиль) компаниясенең “Агропарк” заводы. Ике проектка да инвестицияләр күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итә. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 15 ноябрендә “Чистай” индустриаль паркында “Деләрес” компаниясенең медицина эшләнмәләрен җитештерүче заводка старт бирелде.  Хәзерге вакытта җитештерүгә инде 60 млн.сум акча кертелгән, 20 эш урыны бирелгән. “Дельрус” проекты буенча инвестициянең гомуми күләме 700 млн. сумга җитәчәк, яңа эш урыннарының саны- 126.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International