ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанда робототехниканы үстерү мәсьләләре каралды

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

2014 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанда робототехниканы үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «КАМАЗ» ААҖ,  «ПОЗИС» ААҖ,Казан милли тикшеренү техник университеты КАИ, КФУ, Татарстан Республикасының мәгълүмат технологияләре үзәге, «Эйдос-Робототехника» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрылыкларының структур бүлекчәләре җитәкчелеге катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов  ассызыклаганча, “Хәзерге вакытта Россия һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан икътисадның югары технологияле өлкәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләрендә һәм уку–укыту учрежденияләрендә роботехниканы үстерү буечна билгеле бер тәҗрибә тупланган. Бүген бу эштә системалы рәвештә нәтиҗәле ведомствоара багланышлар урнаштырырга кирәк”.

Татарстан Республикасындагы роботехниканы үстерү концепциясенең проекты белән Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында роботехниканы үстерү концепциясенең соңгы вариантын эшләү өчен ведомствоара эшлекле төркем оештыру турында карар кабул ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International