«Казан вертолетлар заводы» САҖ “Нефтегазшельф-2015” ел саен уздырыла торган унынчы конференция кысаларында «офшор авиациясе» номинациясендә нефть-газ шельфы өчен продукция һәм хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы предприятие – китертүче дип билгеләнде.
Ми-8МТВ-1 һәм Ми-172 вертолетлары Россиянең нефть һәм газ шельфларында «Лукойл», «Роснефть», «Авиашельф» компанияләрендә, шулай ук Вьетнам һәм Һиндыстанның нефть, газ компанияләрендә эшлиләр.
“Россия вертолетлары” идарәсе астында “Казан вертолетлар заводы” сыйфатлары буенча уникаль машиналар җитештерә. Алар шельф проектларына хезмәт күрсәтү буенча киң спектрлы бурычлар хәл итә алалар.
“Казан вертолетлар заводы” авиация техникасын яхшырту, яңа модельләр булдыру буенча нефть, газ тармагының әйдәп баручы белегечләре белән тыгыз элемтәдә эшли.
Конференция кысаларында “Казан вертолетлар заводы” «офшор авиациясе» номинациясендә лидер итеп билгеләнде.