“Талантлар ачу” Форумы

2015 елның 18 декабре, җомга
 

2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән “Талантлар ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты., иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты. Форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы  Альберт Кәримов,  Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: “Без “Талантлар университеты”н булдыру эшенә бик озак бардык, төрле юллар эзләдек. Мөгаен, аны булдырганчы, шушы юлны узарга тиеш булганбыздыр инде”, - диде ул. Ул менә инде 10 ел мәгарифне реформалау юнәлешендә эш алып барылуын билгеләп узды. “IT-юнәлеш популярлаштырыла, инженер фәннәренә мәхәббәтне кайтару өчен, онытылган техник түгәрәкләр эшли башлады.

Республика башлыгы университетлар базаларында махсуслаштырылган лицейлар ачылуын шәрехләп үтте. Аның әйтүенчә, “Иннополис” университеты базасында гыйнвардан математика лицеена балалар тупланачак. Президент ресрус үзәкләрен булдыру юнәлешендә дә эш дәвам иттереләчәген әйтте.

Форум 5 мәйданчыкта уза, аның беренче көне нәтиҗәләре буенча, анда 4 меңнән артык кеше катнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International