2015 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ комплексы (КСПГ) һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәре (криоАЗС) төзү турындагы килешү имзаланды. Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» генераль директоры Михаил Лихачев имзаладылар.
2015 елның 22 декабрендә Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады
Лекция Лекция хәзерге финанс һәм геополитик шартларда икътисадның актуаль мәсьәләләренә багышланган иде.
Профессор Кеннет Рогофф АКШ икътисадының башка илләр икътисадына йогынтысы, Кытай икътисады үсеше һәм бер үк вакытта бу илдән капиталның читкә китүе, Евросоюз әгъза-дәүләтләрендә реформалар мөмкинлеге, Россия икътисадына инвестицияләр кертү перспективалары темаларын карап үтте.
Мәгълүмат өчен:
Кеннет Рогофф - Гарвард университетының икътисад профессоры.
2001-2003 елларда – Халыкара валюта фондының тикшеренүләр буенча баш экономист һәм директор, Халыкара икътисадый форум әгъзасы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы энергетика тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:
"Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетиклары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар Көне белән чын күңелдән котлыйм!
Республиканың энергетика комплексы Татарстанның социаль- икътисадый тотрыклыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Энергетика тармагының нәтиҗәле эшчәнлегеннән халык тормышы дәрәҗәсе, республика сәнәгатенең конкурентлылыкка сәләте турыдан-туры бәйле.
2015 елның 21 декабрендә «Татнефть» комплексының Түбән Камадагы шиналар заводында бөтенметаллокордлы конструкцияле өч миллионлы шина җитештерелде.
Бүгенге көндә Түбән Камадагы шиналар заводы барлык төр йөк автомобильләре, автобус һәм ярым прицеплы техника өчен 66 товар позициясе җитештерә. Алардан тыш, Европа компанияләре өчен off-take системасы буенча, шул исәптән, премиум-бренд исеме астында 23 товар чыгара.
Түбән Камадагы шиналар заводы үз продукциясенең сыйфатын “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре -2015”, “Россиянең 100 иң яхшы товары -2015” бәйгеләрдә җиңүе белән раслады.
2015 елның 21 декабрендә Татарстан Республикаыс Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Вячеслав Кравченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримова катнашында «Генерирующая компания» ААҖ ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт төзелеше урынына истәлекле билге кую тантанасы узды.
2015 елның сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы нигезендә әлеге объект “генерирующий объект” – күәт белән тәэмин итү турындагы килешүләр буенча күәт җиткерү объектлары исемлегенә кертелде.
ТЭЦ-1 дә яңа пар-газ корылмасы төзелеше – проектлы финанслау нигезендә Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашырылучы инвестицион проектларга ярдәм итү” федераль программага кертелгән электр энергиясе өлкәсендәге беренче инвестицион проект. Әлеге программа ил өчен югары социаль- икътисадый әһәмияткә ия булган проектларга дәүләт гарантияләрен һәм ташламалы кредит бирүне күздә тота.
ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт яңа энергетика объектын төзү – Казан энергия районында экономияле электр күәте дефицитын түбәнәйтергә һәм кулланучыларны электр белән тәэмин итү ышанычлылыгын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Импортка алмаш табу Проекты программасы буенча сәнәгатьне үстерү Фондының Эксперт Советы «Кама Кристалл Технолоджи» компаниясенең “Аерым чиста алюминий оксидын җитештерү” инновацион проектын раслады. Бу проектка 101,8 млн. сум бирелде. Шулай итеп, агымдагы елда республика сәнәгать предприятиеләре тарафыннан тулаем займга 1,4 млрд. сум алынды.
Искәртеп үтәбез, элегрәк, «ИНТЕРСКОЛ-Алабуга» АҖ белән яңа буын һөнәри электр инструментын җитештерү буенча 500 млн. сумга займ килешүе имзаланды, «СафПэт» ҖЧҖ белән терефталь кислотасы һәм полиэтилентерефтал җитештерү буенча проектны гамәлгә ашыруга 700 млн. сум бирелде.
Фондның эксперт советы тарафыннан «Паритет» ҖЧҖ компаниясенең балалар өчен яхшыртылган конструкция белән сидек алгычлар җитештерүне оештыру буенча 102,4 млн. сумлык проект расланды.
Мәгълүмат өчен:
2015 елда сәнәгатьне үстерү Фондының күләме 20 млрд. сум тәшкил итте.
3 декабрьдә Федераль Җыелышка Юлламасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Фондны тагын 20 млрд. сумга өстәмә капитальләштерергә тәкъдим итте.
2015 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәр улы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының әйдәп баручы белгече Алексеев Сергей Викторовичка Татарстан Республикасы сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгатьнең приоритетлы тармакларындагы чираттагы инвестицион проектларны сайлау бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итте.
Әлеге бәйгенең граждансәнәгатенең приоритетлы юнәлешләре буенча
85 проект сайланды, шуларның 11 Татарстанда гамәлгә ашырыла.
«ТНГ-Групп» ҖЧҖ (Махсус техника һәм геофизик җиһазлар булдыру, Бөгелмә шәһәре),
«Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ (Оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү),
«АЙРОН» ҖЧҖ («Югары ялтравыклы панельләр җитештерү» проектының 2 этабы),
«ИнтерБизнесГруппИнжиниринг»,ҖЧҖ «КЗСК – Силикон» ААҖ(2 проекта – «Метилхлорсиланны сәнәгать җитештерүен төзү.
«Казанский ДСК» ҖЧҖ («Казанский ДСК» комбинатын модернизацияләү),
«Барс Технолоджи» ҖЧҖ («Алабуга» МИЗ территориясендә автомобиль аккумуляторларын җитештерү буенча завод булдыру),
«Мировые Строительные Системы» ҖЧҖ, «ТИС» ҖЧҖ, «УК «Индустриальный парк Камские Поляны» ҖЧҖ, «Мефро уилз Руссиа» .
Җиңүче предприятиеләр инвестицион кредитлар буенча Россия Федерацясе Үзәк Банкның 0,7 төп ставкасы буенча субсидияләү алачак.
2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов ассызыклаганча, сыйфат өчен премия ел саен продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты, сыйфат белән идарә итүче югары нәтиҗәле ысуллар кертү өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләргә һәм оешмаларга бәйге буенча бирелә.
2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Пермь крае икътисадый ъсеш министры Леонид Морозов җитәкчелегендә Пермь крае делегациесе белән очрашты.
Пермь крае делегация составында “УК «ГИПСОПОЛИМЕР” ҖЧҖ һәм “Пермь целлюлоза-кәгазь комбинаты” ДП предприятиеләренең вәкилләре иде.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Пермь крае презентацияләре оештырылды.