2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов эш киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә кысаларында “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” Татарстан Республикасы Закон проекты хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар Закон проектына төзәтмәләр кертте. Әлеге Закон проекты “Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында” 2014 елның 31 декабрендәге 488-ФЗ номерлы Федераль Закон нигезендә эшләнелде.
Киңәшмә кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларын булдыру һәм кабул итү мәсьәләләре, шул исәптән, “Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү” дәүләт программасы каралды.