Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләр эшчәнлеге мәсьәләләре каралды

2015 елның 25 декабре, җомга
 

2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе  субъектларындагы вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Чит эшләр министрлыгының Казандагы Вәкиллеге, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Бөтендәнья татар конгрессы Башкарма комитетының вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында ул 2015 ел нәтиҗәләренә йогаклар ясадылар һәм 2016 елның приоритетлы бурычлары хакында фикер алыштылар.

Чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкиллекләренең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге  хакында Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Альберт Кәримов ассызыклаганча, “Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беләнТатарстан вәкиллекләренең уртак эшчәнлекнең төп максаты – республика приоритетларын исәпкә алып , тышкы икътисадый һәм төбәкара элемтәләрнең нәтиҗәлелеген үстерү”.

Альберт Кәримов сүзләренчә, хәзерге авыр икътисадый шартларга карамастан, республиканың Россия төбәкләре һәм чит илләр белән сәүдә әйләнеше арта бара. Соңгы 5 ел эчендә Татарстан белән Финляндия арасындагы үзара сәүдә әйләнеше 4 тапкырга, Швейцария белән – 3 тапкырга, Үзбәкстан белән – 2,3 тапкырга, АКШ – 2 тапкырга, Кытай белән – 1,8 тапкырга, Чехия белән - 1,7 тапкырга; Беларусь Республикасы белән - 1,4 тапкырга; Мәскәү - 1,8 тапкырга; Башкортостан белән - 1,4 тапкырга; Свердловск өлкәсе белән – 1,3 тапкырга; Санкт-Петербург –  1,2 тапкырга; Ханты-Мансий автоном округы белән –  2,6 тапкырга артты.

Вәкиллекләр булган илләрдә бизнес даирәләр белән элемтәләр ныгытыла: Азәрбайҗанда, Кубада, Чехиядә, Дубайда (БГӘ), Финляндиядә, Төркиядә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Свердловск өлкәсендә, Кырымда.

Ул аеруча Казакъстан һәм Беларуссия белән хезмәттәшлекнең уңышлы үсешен билгеләде. Азәрбайҗандагы һәм башка БДБ илләрендәге вәкилләрне уртак икътисади проектлар буенча эшләрне активлаштырырга чакырды. Аның сүзләренчә, Татарстанга инвесторлар, технологияләр һәм капитал җәлеп итү ерак чит илләрдәге вәкилләрнең төп бурычы булып кала, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International