2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашты. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада эшкуарлык өлкәсен үстерү буенча зур эш алып барыла.
«Бу яктан Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы кайчак дәүләт хакимияте органнары көче җитмәгән бурычларны хәл итә», - диде ул. Валюта базарындагы тотрыксызлык һәм Көнбатыш финансларын һәм технологияләрен алу мөмкинлеге булмау кайбер республика проектларын гамәлгә ашыруны акрынайта. Әмма Татарстанның бүгенге потенциалы үсешнең уңай динамикасын саклап калырга ярдәм итә”,- дип ышаныч белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.