«Нижнекамскнефтехим» САҖ яшь новаторлар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
 

«Нижнекамскнефтехим» САҖ яшь новаторларның VII корпоратив бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. “2014-2015 елларда гамәлгә кертелгән иң яхшы техник карар” номинациясендә җиңүче дипломын фәнни-технологик үзәге (НТЦ) инженер-технологы Ирек Газизовка тапшырылды Аның эше Россия Федерациясе патенты белән саклана.

“Җитештерүдә файдалану өчен иң яхшы техник карар” номинациясендә НТЦ лабораториясе мөдире Кирилл Кубанов һәм  НТЦ инженер-технологы Надим Шәйдуллин танылды.

Яшь новаторларның VII корпоратив бәйге җиңүчеләренә  һәм призерларына дипломнар тапшырылды. “Оешманың иң яхшы яшь новаторы” һәм “Оешманың яң яхшы яшь иҗадый бригадасы”номинациясендә җиңүчеләр дә бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International