ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында импортка алмаш табуга юнәлдерелгән инвестицион проектларга дәүләт ярдәм итү чаралары хакында фикер алыштылар

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры  Альберта Кәримов рәислегендә «Нижнекамскнефтехим»  САҖ һәм  «ТАИФ-НК» ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган импортка алмаш табуга юнәлдерелгән  инвестицион проектларга дәүләт ярдәм итү чаралары хакында фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Ринат Сабиров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ  генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалага министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, «Нижнекамскнефтехим» САҖ һәм «ТАИФ-НК» ААҖ җитәкчеләре катнашты.

Узган киңәшмә кысаларында «Нижнекамскнефтехим»САҖ һәм «ТАИФ–НК» ААҖ 2025 ел кадәр үсеш программалары хакында предприятиеләренең җитәкчеләре хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International