2015 елның иң яхшы җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2015 елның 25 декабре, җомга
 

2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында  «Ел җитәкчесе-2015» тантаналы чара узды.

Бәйрәм чарасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Ел җитәкчесе» 15 мәртәбә уздырыла. Ул билгеләп үткәнчә, быел бәйге комиссиясе каравына меңләгән гариза кергән, бары тик 26 кеше генә истәлекле бүләккә лаек булачак.

«Быел гаризалар күп булды. Без 75 балалар бакчасы, 70тән артык ФАП, дистәләгән авыл клубы төзедек, йөзләгән километр юл салдык һәм башкалар. Берничә республика проекты гамәлгә ашырылды: бу –двигательләр заводы да, вертолётлар заводында җитештерүне яңарту да, «Алабуга» МИЗда предприятиеләр дә, «ТАИФ»ның Түбән Кама проекты да, Казан авиация заводы базасында ТУ-160 самолётларын торгызу да. Моннан тыш, без федераль округтагы иң эре салым түләүче дә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстанда инвесторларны җәлеп итү һәм алар белән эшләү буенча яңа алымнар актив әзерләнә. Шуңа да карамастан, республика предприятиеләре төп база булып кала. «Бу залда предприятиеләребез җитәкчеләре җыелган. Мин сезгә уртак эшебез өчен рәхмәт әйтәсем һәм киләчәк елның уңышлы булуын телисем килә. Бергә булыйк, – дип белдерде ул. – Минемчә, моннан да кыенрак заманнар булды. Без бит бирешмәдек. Бүген дә шундый тотрыклы булырга тиеш без».

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе - 2015» конкурсы лауреатларын бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International