Парламентарийлар Альберт Әнвәр улы Кәримовны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләделәр

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе
 

2015 елның 23 декабрьдә депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында, Татарстан Президенты тәкъдимен кабул итеп, Альберт Әнвәр улы Кәримовны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Таатрстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләделәр.

Процедура Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 маддәсе, Татарстан Республикасының 18 һәм 49 маддәләре нигезендә Альбер Кәримов яңа вазыйфага билгеләнде.

Альберт Кәримов кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Ул Кәримовның 2006  елдан башлап "Химград" технополисын булдыру һәм үстерү эше белән җитәкчелек иткәнен искәртте. Илдар Халиков сүзләренчә, “Альберт Кәримов эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күзгә күренеп тора. "Химград"ның Россия күләмендә алдынгы булуы шул хакта сөйли. Кәримов Татарстанның сәнәгый потенциалын үстерүгә зур игътибар бирә, чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек буенча бай тәҗрибәгә ия, дәүләт хезмәткәрләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре арасында абруе зур".

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар исеменнән моңа кадәр сәнәгать һәм сәүдә министры булган Равил Зариповка нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәтен җиткерде. Хәзер ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе. "Равил Зарипов Татарстан сәнәгате көндәшлеккә сәләтлелеген югалтмасын өчен күп эш башкарды".

Парламент утырышына кадәр, Альберт Кәримов кандидатурасы икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет утырышында каралды һәм бердәм тавыш белән расланды. Парламент комитеты башлыгы Рәфис Борһанов Альберт Кәримовка зур уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International