Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәренә эш визиты кысаларында Япония Премьер-министры махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Очрашу иртәнге аш форматында узды һәм анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Татнефть» ЯАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТүбәнКама нефтехим” ЯАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнаштылар.
Кичә, 28 февраль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Токио шәһәренә (Япония) килде. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та бар. Визитның төп максаты –29 февральдә ачылачак “Сәүдә-сәнәгый диалог: Россия – Япония" бизнес-миссиясында катнашу. Россия Федерациясе делегациясен РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
Эш программасы кысаларында делегация Mitsubishi Heavy Industries чүп-чар эшкәртү заводында булды. Гомуми мәйданы 24 мең кв. м булган предприятие 1995 елда ачылган һәм көненә 400 тоннага кадәр каты чүп калдыкларын эшкәртергә сәләтле.
Бүген, 26 февральдә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш V исәп-хисап сессиясе булып узды. Утырышта ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Сессиясенең көн тәртибендә 19 сорау торса, шулар арасында 2015 елда Казан шәһәре мэрының эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре Думасының эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре башкарма комитеты эшчәнлеге турында хисап һәм башкалар иде.
Бүген "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә эшмәкәрләрнең ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов белән очрашуы булып узды.
Эшмәкәрләр министр белән Татарстанда импортны алыштыру перспективалары турында фикер алыштылар, республика җитештерүчеләренә ярдәм итү мәсьәләләрен, мобиль сәүдәне җайга салу, энергия ресурсларына бәяләр һәм эшкуарлыкның башка актуаль мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Ачыктан-ачык сөйләшүгә "Штаб" резиденциясенә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән 50 артык эшмәкәр җыелган иде.
25 февраль ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVI Халыкара симпозиумын һәм "Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016" XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне оештыру комитеты утырышы булып узды.
Утырышта 2016 елның 15-17 мартында "Казан ярминкәсе" Күргәзмә үзәге территориясендә узачак энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге симпозиум һәм күргәзмәне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру мәсьәләләре каралды.
2016 елның 25 февралендә Мәскәү шәһәрендә “Экспоцентр” Үзәк күргәзмә комплексында текстиль һәм җиңел сәнәгатьнең беренче Россия Атнасы үз эшен әйдәп баручы җитештерүчеләр, дәүләт һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашында башлап җибәрде.
Конгресс-күргәзмә чарасы эшендә Татарстан Республикасыннан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләр Берлеге Идарәсе, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм берничә тармак предприятиеләре катнашты.
25 февральдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә миссия Башлыгы урынбасары Хитози Озава әфәнде җитәкчелегендәге Россияда Япония Илчелеге делегациясе белән очрашу булып узды. Әлеге очрашу барышында Менделеевск шәһәрендә гамәлгә кертеләчәк аммиак, метанол һәм карбамид җитештерүче "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрү сораулары каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерүче НПО ҖЧҖ "Ростар" заводында булачаклар, шулай ук, Казан федераль университетының (Яр Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачаклар.
Алга таба Альберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Яр Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлеге шәһәр Советының VI утырышында катнашачак.
Бүген "Аммоний" заводы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Япония Илчелеге миссия Башлыгы урынбасары Хитози Озава әфәнде белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Аммоний" ААҖ директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов япония хезмәттәшләрен сәламләде һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган проектларда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, "Аммоний" заводы төзелеше Россия һәм Япония арасындагы үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекнең бер мисалы булып тора.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районына эш визиты белән килде. Төп максат - аммиак, метанол һәм "Аммоний" грануллашкан карбамид җитештерүче яңа Комплексны эшләтеп җибәрүгә багышланган тантаналы чарада катнашу.
Визит барышында Татарстан Республикасы Президентын ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, "Аммоний" ААҖ директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков һәм республиканың башка министрлык, ведомство вәкилләре озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясен карады, операторлар бүлмәсенә керде, анда ул предприятиянең эше һәм төп җитештерү күрсәткечләре белән танышты. Аерым алганда, аммиак, метанол һәм карбамид цехларының эшләү схемасы күрсәтелде. Инженерлар сүзләре буенча бүген “Аммоний” тәүлегенә 615 тонн метанол, 2050 тонн аммиак һәм шул кадәр үк карбамид чыгарып проект егәрлегенә чыкты.