Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районына эш визиты белән килде. Төп максат - аммиак, метанол һәм "Аммоний" грануллашкан карбамид җитештерүче яңа Комплексны эшләтеп җибәрүгә багышланган тантаналы чарада катнашу.
Визит барышында Татарстан Республикасы Президентын ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, "Аммоний" ААҖ директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков һәм республиканың башка министрлык, ведомство вәкилләре озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясен карады, операторлар бүлмәсенә керде, анда ул предприятиянең эше һәм төп җитештерү күрсәткечләре белән танышты. Аерым алганда, аммиак, метанол һәм карбамид цехларының эшләү схемасы күрсәтелде. Инженерлар сүзләре буенча бүген “Аммоний” тәүлегенә 615 тонн метанол, 2050 тонн аммиак һәм шул кадәр үк карбамид чыгарып проект егәрлегенә чыкты.