Кичә, 28 февраль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Токио шәһәренә (Япония) килде. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та бар. Визитның төп максаты –29 февральдә ачылачак “Сәүдә-сәнәгый диалог: Россия – Япония" бизнес-миссиясында катнашу. Россия Федерациясе делегациясен РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
Эш программасы кысаларында делегация Mitsubishi Heavy Industries чүп-чар эшкәртү заводында булды. Гомуми мәйданы 24 мең кв. м булган предприятие 1995 елда ачылган һәм көненә 400 тоннага кадәр каты чүп калдыкларын эшкәртергә сәләтле.
Параллель рәвештә Япония башкаласында тагын шундый 20 үзәк эшләп килә. Завод җитәкчесе Нисикавы Тайитиро сүзләренә караганда, Mitsubishi Heavy Industries Токионың 23 районында чүп-чар эшкәртү белән шөгыльләнә, әлеге районнарда 9 млн артык кеше яши. Уртача алганда, һәрбер предприятие елына 100 мең тоннага кадәр чүп-чарны юк итә.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россияда охшаш комплексларны оештыру буенча актив эш алып барыла. Министр сүзләренчэ, монда яңа технологияләрне үзләштерү генә түгел, ә беренче чиратта, чүп-чарны категорияләргә бүлүдән башлау практикасын җайларга кирәк. Россияда ел саен 60 млн тоннага якын каты чүп калдыклары җыела.
Таныштыру экскурсиясе барышында кунакларга чүп-чар эшкәртүче предприятиянең эше турында җентекләп сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов японнарның каты көнкүреш калдыкларын ягу юлы белән барлыкка килгән җылылык һәм парны ничек кулланулары һәм зарарлы һәм агулы ташлаулар агымыннан саклану чаралары турында кызыксынды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япония башкаласында берничә тарихи-мәдәни объектлар белән танышты, шул исәптән, Атаго гыйбадәтханәсендә, Император сарае мәйданында һәм Рикугиэн бакчасында булды. Шулай ук, Татарстан Президенты Токио үзәгендәге раритетлы машиналарны карады һәм яңа модель автомобильләр күргәзмәсен бәяләде.