Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәренә эш визиты кысаларында Япония Премьер-министры махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Очрашу иртәнге аш форматында узды һәм анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Татнефть» ЯАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТүбәнКама нефтехим” ЯАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан бүген Япония белән актив хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте. Республика территориясендә берничә эре уртак проект тормышка аша, шуның иң күрсәткечлесе – “Аммоний” заводының төзелеше һәм эшли башлавы. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, хәзерге вакытта “Аммоний-2” проекты өстендә эш алып барыла.
Сөйләшү барышында ике як берничә мәсьәләне карады, аерым алганда, Татарстан һәм Япония арасындагы хезмәттәшлекне нефть,химия, нефтьэшкәртү өлкәсендә ныгыту хакында сүз барды.