2016 елның 25 февралендә Мәскәү шәһәрендә “Экспоцентр” Үзәк күргәзмә комплексында текстиль һәм җиңел сәнәгатьнең беренче Россия Атнасы үз эшен әйдәп баручы җитештерүчеләр, дәүләт һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашында башлап җибәрде.
Конгресс-күргәзмә чарасы эшендә Татарстан Республикасыннан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләр Берлеге Идарәсе, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм берничә тармак предприятиеләре катнашты.
Конгресс-күргәзмә чара беренче тапкыр технологик чылбыр тармагының барлык экспозициясен үз эченә алды: җиңел сәнәгать җиһазларыннан алып ахыргы продукцияга кадәр. Бер мәйданда беренче тапкыр түбәндәге тармак чаралары берләштерелде:
"Тукыманы эшкәртү һәм җитештерү өчен җиһазлар" - "Инлегмаш" 16нчы Халыкара күргәзмәсе
"Балалар һәм яшүсмерләр модасы. Булачак әниләр өчен кием-салым" - "CYF – Балалар модасы. Яз" 16нчы Халыкара күргәзмәсе
"Сүс нигезендәге материаллар. Чимал, җиһазлар, продукция" 9нчы Халыкара күргәзмәсе - Techtextil Russia; "Интерткань" Халыкара тукымалар һәм текстиль материаллар күргәзмәсе
"Легпромфорум" җиңел сәнәгать 3-нче Халыкара форумы
Атна программасында техник текстиль буенча симпозиум, ватан җиңел сәнәгате үсешенең төп юнәлешләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, мастер-класслар, семинар һәм пленар утырышлар үткәрү планлаштырылган.