"Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVI Халыкара симпозиумын оештыру комитеты утырышы

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
 

25 февраль ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVI Халыкара симпозиумын һәм "Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016" XVII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне оештыру комитеты утырышы булып узды.

Утырышта 2016 елның 15-17 мартында "Казан ярминкәсе" Күргәзмә үзәге территориясендә узачак энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге симпозиум һәм күргәзмәне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру мәсьәләләре каралды.

Белешмә:

Булган мәгълүматлар буенча 2016 елның 24 февраленә күргәзмәдә катнашуларын 70 компанияләре расладылар, шул исәптән Германия Федератив Республикасының коллектив экспозициясе (күмәк экспозициянең гомуми мәйданы 160 кв. м. тәшкил итәчәк – "DLG Energy Decentral, Doppstadt, GK-Energy, NESTRO, Voith компанияләре).Начало формы

Конец формы

 

Күргәзмә өчен теләк белдергән гомуми  күргәзмә мәйданы - 1446 кв. М.

Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге күргәзмә һәм симпозиум программасы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы “Энергияне саклау технологияләре Үзәге” сайтында түбәндәге адрес буенча карагыз: http://cet.tatarstan.ru/rus/symposium.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International