Россияда Япония Илчелеге җитәкчелеге белән очрашу

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе
 

Бүген "Аммоний" заводы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Япония Илчелеге миссия Башлыгы урынбасары Хитози Озава әфәнде белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Аммоний" ААҖ директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов япония хезмәттәшләрен сәламләде һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган проектларда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен  белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, "Аммоний" заводы төзелеше Россия һәм Япония арасындагы үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекнең бер мисалы булып тора.

  "Без россия-япония мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Япония арасында элемтәләрне ныгытуга зур әһәмият бирәбез. Бүгенге көндә берничә япония компаниясе татарстан предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә, шулай ук мәгариф учреждениеләре белән дә. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итеп үстерергә кирәк",- дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында ике як хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, автомобиль сәнәгате һ.б. өлкәләрдә булган потенциал билгеләп үтелде. Шулай ук, Казан һәм Токио арасында турыдан-туры авиаюллар булдыру исәбе белән туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыксынуы да яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International