Бүген, 26 февральдә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш V исәп-хисап сессиясе булып узды. Утырышта ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Сессиясенең көн тәртибендә 19 сорау торса, шулар арасында 2015 елда Казан шәһәре мэрының эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре Думасының эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе эшчәнлеге турында хисап, 2015 елда Казан шәһәре башкарма комитеты эшчәнлеге турында хисап һәм башкалар иде.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин сессия барышында хәбәр итүенчә, 2015 елда Казан шәһәре буенча тулай территориаль продукт 604,3 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2014 елга караганда 39 млрд. күбрәк. Үзебез җитештереп озаткан товарларның күләме - 320,4 млрд. сум.(2014 елда – 278,2 млрд. сум)
“Арадаш ихтыяҗ секторында тотрыклы үсеш темпларын химик җитештерү күрсәтә. Машина төзелеше секторында югары темплар белән транспорт чаралары һәм җиһазларын җитештерү үсә”.
“Шәһәрдә инновацион инфраструктурага ярдәм итү системасы нәтиҗәле эшли һәм үз эченә бизнес-инкубаторлар, технопарк челтәрләрен ала (барлыгы 21 субьект). 2015 ел дәвамында булган мәйданчыкларга тагын биш өстәлде", - дип билгеләде Илсур Метшин.
Сессияда чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча эшне дәвам итү мөһим, диде.
Шулай ук, Президент Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш V сессиясендә алданган өлешчеләр темасын да күтәрде.
Аның сүзләре буенча, бу өлкәдә Казан һәм Яр Чаллы - проблемалы шәһәрләр. "Без хокук саклау органнары белән бергә булып, әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм итәчәкбез", – дип ышандырды ул.
Алга табан, торак-коммуналь хезмәте өлкәсендә зур эш алып баруга карамастан, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты буенча халыктан бик күп дәгъвалар килү дәвам итә, юллар һәм өй янындагы территорияләрнең тотылышы турында да шикаятьләр күп, диде. “Бу сораулар безнең контрольдә булырга тиеш”,-дип ассызыклады Татарстан Президенты.