2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы делегациясе Австрия-Россия дуслык җәмгыятендә эш төшке ашында вакытта урнашкан сәяси һәм икътисади вәзгыять, санкцияләргә карамастан Татарстан Республикасы һәм Австрия җылы мөнәсәбәтләрне һәм җайга салынган элемтәләрне саклап кала алдылар, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа юллар эзләүне дәвам итәләр, дип белдерде.
Эш төшке ашында катнашты Австрия-Россия дуслык җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерман, Австрия-Россия дуслык җәмгыяте Президенты - Австрия икътисады Палатасы вице-президенты Рихард Шенц, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, Австрия эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
Эшлекле ашта катнашучыларны сәламләп Флориан Стерман Татарстан Республикасы һәм Австрия тыгыз үзара хәрәкәте нәтиҗәсе уртак проектларга һәм тыгыз элемтәләр урнаштыруга китерде, диде. Безнең максат – хөрмәт һәм дустанә мөнәсәбәтләргә нигезләнгән Россия һәм Австрия үзара файдалы хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итү. Ул шулай ук, эшлекле төшке аш киләчәктә уртак адымнар атар өчен “юл картасы”н булдыруга стимул булып хезмәт итсен дигән теләк белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикага һәм аның икътисадына игътибар өчен рәхмәтен белдерде, Венада әлеге визит барышында яңа проектларны алга этәрү сорауларына фикерләшү һәм яңа эшлекле элемтәләр барлыкка килер дигән ышаныч белдерде.
Без якында Казанда австрия бизнесы вәкилләре делегациясен көтеп калабыз, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.