Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Австрия Федераль Советы Президенты Йозеф Заллер белән очрашуы

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Австрия Федераль Советы (Регионнар Палатасы – Парламентының Югары палатасы) Президенты Йозеф Заллер белән очрашуында катнашты.      

Президент Йозеф Заллер әйтүенчә, Австрия Россия һәм аның регионнары, Татарстан белән дә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды. Күптән түгел булып узган австрия-россия хөкүмәт ара комиссия утырышында да бу хакта әйтелде. Йозеф Заллер фикеренчә, туризм һәм мәдәният өлкәләрендә мөнәсәбәтләр күп нәрсәгә ышандыра.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында очрашып актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу, шулай ук Австрия Парламенты бинасында булу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Теләсә кайсы илнең үсешендә закон чыгару органы – Парламент мөһим роль уйный.

Ике як киләчәктә үзара хәрәкәт итү сорауларын карадылар. Йозеф Заллер якында Татарстанга австрия делегациясе составында визит белән киләчәген хәбәр итте.  

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International