Әлмәттә эшче яшьләр иҗаты фестиваленең зональ этабы узды

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

2016 елның 16-17 октябрь көннәрендә Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният сараенда “Наше время-Безнең заман” ТР эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион  фестиваленең өченче зональ этабы узды. Фестиваль ел саен үткәрелә.

Әлмәттә өченче зональ этапта 10 муниципаль районнан 45 предприятие һәм оешма катнашты: Әлмәт, Ютазы, Яңа Чишмә, Чирмешән, Азнакай, Норлат, Спас, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы.

Зональ этапның Гала-концертында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Зональ этапта гомумкоманда зачетында җиңүче командалар: Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы мәгариф Идарәсе, "Әлмәт торба заводы" АҖ һәм Әлмәт шәһәренең ЯшьләрКомандаСпорт командалары. Әлеге коллективлар Фестивальнең Суперфиналында катнашу өчен чакырылдылар.

Дүртенче зональ этап Казанда 2016 елның 21-22 нче октябрь көннәрендә узачак  "УНИКС"та узачак. Фестивальнең йомгаклау гала-концерты агымдагы елның 13 ноябренә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International